Центральная библиотека

“Үз киләчәгеңне булдыр - дөрес тавыш бир!”

6 март көнне Арча үзәк китапханәсендә Россия Президентын сайлаулар уңаеннан 5 номерлы гимназиянең 11 сыйныф укучылары өчен “Үз киләчәгеңне булдыр - дөрес тавыш бир!” исемле хокукый ликбез үткәрелде. Яшь сайлаучылар белән очрашуга Арча район сайлау комиссиясе рәисе Кадыйров Б.И. һәм Арча гуманитар-техник техникум директоры Мамаделеева Р.Р. килде.