Центральная библиотека

“Шиһабетдин Мәрҗани: бөеклеккә юл”

28 февральдә Арча үзәк китапханәсендә Г.Тукай исемендәге педагогия көллияте студентлары өчен якташыбыз, күренекле галим, тарихчы, фәлсәфәче, мәгърифәтче Шиһабетдин Баһаветдин улы Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан “Шиһабетдин Мәрҗани: бөеклеккә юл” исемле тарихи кичә узды.

Кичәгә “Безнең мирас” журналының баш мөхәррир урынбасары, “Казан арты” тарих-этнография музее фәнни хезмәткәре Гобәйдуллин Ленар Илгиз улы,  республикада Ш.Мәрҗани мирасын халыкка җиткерүдә башлап йөрүче “Таттелеком” Арча зона электр-элемтә челтәре (ЗУЭС) оешмасы вәкиле Шакирова Алсу Фәрид кызы чакырылды.

Студентлар С.Юзеевның “Мәрҗани коесы” исемле документаль  фильмын караганнан соң, алып баручы сүзне кунакларга бирде.

Гобәйдуллин Ленар XIX гасырның II яртысында Казан артында яшәгән күренекле шәхесләр, алар арасында якташыбыз Ш.Мәрҗанинең талантлы шәхес булуын формалашуы, аның гаиләсе турында презентациягә нигезләнеп, кызыклы фактлар китереп сөйләде.

Шакирова Алсу “Таттелеком”ның Ш.Мәрҗанинең мирасын халыкка кайтару юнәлешендә башкарган эшләре: Ташкичү авылы мәктәбендә музей ачу, Ш.Мәрҗани һәм М.Галәүгә һәйкәл торгызу, “Мәрҗани чишмәсе” ачулары турында сөйләде. Китапханәгә һәм педагогия көллиятенә Лотфулла Шәфигуллин проекты буенча Ш.Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышлап чыгарылган “Татарский Геродот” китабын бүләк итте.

Алып баручы студентларны якташыбызның бай иҗади мирасы белән таныштырды. Кичә Г.Тукайның Ш.Мәрҗанигә багышлап язылган  “Шиһап хәзрәт” исемле шигыре белән тәмамланды.

Кичәдә студентлар күп файдалы мәгълүмат тупладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.