Центральная библиотека

“Чын ир-егет нинди була?”

Башта китапханәче студентларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Иң кызыклысы – бәйгеләрдә көч сынап карау булды. Кызлар жюри ролен үтәделәр, егетләр ике командага бүленеп (“Танкистлар”, “Очучылар”), армия тормышын чагылдырган бәйгеләрдә үзләренең көчләрен куеп һәм белемнәрен кулланып, чын егетләрчә ярыштылар. Уенда 40:39 исәбенә “Танкистлар” командасы җиңде.  

Соңыннан алып баручы китапханә исеменнән егетләрне бәйрәм белән котлады һәм истәлек бүләкләре тапшырды.