Центральная библиотека

“Таңда ташып чыга хисләрем...”

Арча район Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре 16 февральдә “Казан арты” тарих-этнография музеенда “Таңда ташып чыга хисләрем...” исемле якташыбыз, шагыйрь, ветеринария фәннәре докторы, профессор Рифат Җамал белән очрашу үткәрделәр.

Кичәне Рифат Җамалның “Сиңа кайтам, Арчам!” исемле шигыре белән китапханәче Арсланова Ләйлә  башлап җибәрде.

Якташыбыз белән очрашуга китапханә каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсенең һәвәскәр шагыйрьләре, район мәктәпләренең татар теле, әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр, китапханәләр каршында эшләп килүче әдәби түгәрәк әгъзалары килде.

Кичәдә район Мәдәният идарәсе җитәкчесе Мөхетдинов Рамил Рафис улы катнашты. “Үзенең кыска шигырьләре аша кыю фикерләрен халык күңеленә җиткерә белгән талантлы якташыбызны Һади Такташ исемендәге әдәби бүләк алуы белән барлык арчалылар исеменнән чын күңелдән котлыйм. Сәламәтлек, яңа иҗади уңышлар телим...”, - диде ул.

Очрашуның максаты – шигърияткә гашыйк, иҗатка сәләтле кешеләрне җыеп, якташыбызның мактауларга лаек хезмәт юлы, күпкырлы иҗаты белән таныштыру һәм яшьләргә иҗатларында дөрес юнәлеш бирү.    

Кичәне сорау-җавап формасында китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Галимова алып барды.

Рифат Җамал матур табигатьле, илебезгә өч Герой биргән Мирҗәм авылында төзүче-бригадир Җамалетдин абый һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Мәрьям апа гаиләсендә дөньяга килә. “Әти-әниләрегез Сезне ничек батыр, олы йөрәкле итеп  тормышка әзерләделәр?” - дигән сорауга кунагыбыз: “Бу нәселдән килә. Мин бик төпле белем биргән Носы, Балтач мәктәпләрендә укыдым. Кечкенәдән эшләп, чыныгып үстем, күп китаплар укыдым...”, - дип җавап бирде.

“Якташыбызның шигырьләре тупланган “Күңел сүрәләре”, “Ташта үскән чәчәкләр”, “Өзгәләнмә, күңел...”, “Янсын йөрәк дөрләп...”, “Мин – адәм баласы” исемле китапларын китап укучылар яратып укыйлар, “Күңелем фасыллары” аудиокитабын, “Йөрәк тамчылары” исемле Рифат Җамал сүзләренә язылган җырлар тупланган компактдискын китапханәдән алып тыңлыйлар. Рифат Җамалның шигырьләре йөрәктән сыгылып чыккан хисләр, уйлар ташкынын хәтерләтә. Алар – аның күңел халәтенең ихлас гәүдәләнеше.

Автор якташлары белән очрашуда үзенең бик күп шигырьләрен укыды, күпсанлы сорауларга җавап бирде, китапханәгә китапларын бүләк итте.

Өч сәгатькә сузылган галим-шагыйрь белән очрашу һәвәскәр җырчылар М.Шәрапов, китапханәчеләр Н.Йосыпова, В.Гәрәева башкаруында матур җырлар һәм Рифат Җамалның шигырьләре белән үрелеп барды”, - дип хәбәр итә Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Фазылова Лилия Рәфыйк кызы.