Центральная библиотека

“Телгә хөрмәт – милләткә хөрмәт ул!”

Шул уңайдан 19 февральдә Арчаның 5 нче номерлы гимназиясендә Үзәк китапханә хезмәткәрләре 9 нчы “А” сыйныф укучылары белән “Телгә хөрмәт – милләткә хөрмәт ул!” исемле тапкырлар бәйгесе уздырды. Чара ике телдә алып барылды. Укучылар  тел белеме, халык авыз иҗаты, ораторлык өлкәләрендә көч сынаштылар. Алар тирән белемнәре ярдәмендә, катлаулы сорауларга җаваплар эзләп, үзләренең осталыкларын, тапкырлыкларын тагын бер кат исбат иттеләр.

Йомгаклау өлешендә фәнни эксперт ролендә катнашучы укытучылары Рамилә Шәмсиевна командалар эшчәнлегенә бәя бирде һәм җиңүчеләрне билгеләде. Һәр иҗади группа китаплар белән бүләкләнде. Бу чара укучыларга белемнәрен тикшерү генә түгел, ә яңа кызыклы һәм файдалы мәгълүмат туплау һәм үзләрен дәүләт имтиханнары алдыннан сынап карау да булды.