Центральная библиотека

ИГЪТИБАР! Юбиляр-китап 2018

Күренекле татар язучысы, тәрҗемәче Гариф Гобәйнең “МАЯКЧЫ КЫЗЫ” исемле повестенә 80 ел (1938)

«МАЯКЧЫ КЫЗЫ» әсәрендә гражданнар сугышы чорындагы вакыйгалар сүрәтләнә. Бала гына булуына карамастан, Илсөяр дә бу вакыйгаларның эчендә кайный. Әсәр бәхетле азат тормышның бик авыр көрәш һәм зур корбаннар аша яулап алынуын күрсәтә.

 Гариф Шакир улы Гобәйдуллин 1907 елның 26 августында Казан шәһәренең Бишбалта бистәсендә вак һөнәрче гаиләсендә туа. Кечкенәдән үк әти-әнисенә булышып, хезмәт чыныгуы алып үсә. Аның укуы, белем алуы да хезмәт эшчәнлеге белән бергә аралашып бара: егерменче елларда типографиядә хәреф коючы, трамвай йөртүче, балалар йортында тәрбияче булып эшли. 1927–1930 елларда Татрабфакны тәмамлап, Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Институттан югары белем алып чыккач (1936), берничә ел мәктәптә укыта, аннары Татарстан китап нәшриятында, «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә, Татарстан радиокомитетында главлит вәкиле һәм 1941–1946 елларда радиокомитетның җитәкчесе булып эшли. 1950 елдан 1953 елның апреленә кадәр Гариф Гобәй Татарстан Язучылар оешмасының идарә председателе вазифасын башкара. 1953 елның апреленнән ул – профессионал язучы, фәкать әдәби иҗат эшендә генә.

Г.Гобәй балалар әдәбиятына утызынчы елларның беренче яртысында авылдагы сыйнфый көрәш мотивларына нигезләп язылган «Каланча» исемле повесте (1930) белән килеп керә. Аннары аның бер-бер артлы яңа әсәрләре – Германия балаларының фашизмга каршы көрәшен тасвирлаган «Без әле очрашырбыз» (1935), Гражданнар сугышы вакыйгаларына багышланган «МАЯКЧЫ КЫЗЫ» (1938) һәм «Ялгыз йортта» (1939) повестьлары языла. Бу әсәрләр, бигрәк тә «МАЯКЧЫ КЫЗЫ» повесте, берничә буын балаларының иң яратып укый торган китапларына әверелеп, авторына зур популярлык китерәләр, аны татар балалар әдәбиятының күренекле вәкиле итеп таныталар.
Ватан сугышы елларында совет халкының тылдагы һәм фронттагы героик көрәше Г.Гобәй иҗатында шулай ук үзенчәлекле чагылыш таба. «Замана балалары» (1946–1947), «Маратның язмышы» (1953–1955) повестьлары әнә шундыйлардан. Авторның балалар тәрбиясе мәсьәләләрен күтәргән «Ләйсән яңгыр» (1957–1960) һәм тарихи-революцион темага багышланып, революциягә кадәрге Казан тормышын, эшче һәм вак һөнәрчеләрнең сыйнфый аңы үсешен реалистик картиналарда сурәтләгән «Без үскәндә» (1956–1962) повестьлары да яшь укучылар тарафыннан җылы каршы алыналар.
Г.Гобәй атеистик тәрбия проблемаларына багышланган «Коръән серләре» (1967) исемле күләмле публицистик китап авторы буларак та билгеле.
Г.Гобәй – әдәби тәрҗемә өлкәсендә актив эшләгән язучы. Ул «Мең дә бер кичә» (гарәп әкиятләре, 1940) китабын, М.Твенның «Том Сойер маҗаралары» (1949), Г.Бичер-Стоуның «Том агай алачыгы» (1905), А.Первенцевның «Честь с молоду» («Намуслы яшьлек», 1950), А.Мусатовның «Зерна счастья» («Бәхет орлыклары», 1951), Ал.Толстойның «Петр Первый» («Петр патша», 1966) кебек повесть һәм романнарын татар теленә тәрҗемә итә.

Г.Гобәйнең аерым әсәрләре башка милләт балаларына да билгеле. «МАЯКЧЫ КЫЗЫ» повесте рус телендә генә дә биш басмада чыга, ул шулай ук чуваш теленә тәрҗемә ителә. «Маратның язмышы» повесте казакъча дөнья күрә. Авторның «Замана балалары», «Без үскәндә», «Ләйсән яңгыр» повестьлары да, русчага тәрҗемә ителеп, Казанда һәм Мәскәүдә басылып чыгалар.
Әдәби иҗат өлкәсендәге һәм җәмәгать эшендәге күренекле хезмәтләре өчен Г.Гобәй ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы (1950, 1957), Октябрь Революциясе (1977), «Почет Билгесе» (1967) орденнары һәм берничә медаль белән бүләкләнә.

Ул 1983 елның 27 апрелендә Казанда вафат була.
Г.Гобәй – 1938 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.