Центральная библиотека

“Җырларында гомер дәвамы”

26 гыйнвар көнне Үзәк китапханәдә шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның тууына 90 ел тулу уңаеннан “Җырларында гомер дәвамы” дип аталган искә алу кичәсе узды. Чарага китапханә каршында эшләп килүче “Яшәү яме” клубы ветераннары һәм “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсенең һәвәскәр шагыйрьләре чакырылды.

Алып баручы шагыйрәнең катлаулы тормыш юлы һәм күпкырлы иҗаты белән таныштырды. Ул үзенең чыгышын Г.Зәйнашеваның китаплары һәм газета, журнал битләрендә басылып чыккан мәкаләләр белән бәйләде. Г.Зәйнашеваның 100 дән артык шигыренә күренекле композиторлар мәгънәле, күңел түренә үтеп керә торган җырлар иҗат итте. Әлеге җырлар һәм шагыйрәнең эскерсез шигырьләре кичәгә ямь өстәп кенә калмадылар, кунакларыбызны бераз вакытка гына булса да яшьлеккә кире кайтарды.

Г.Зәйнашева үзенең җырлары, шигырьләре белән серле дөньяга юл ярды, укучылары, тыңлаучыларына шул юлны яктыртып, маяк булып торды һәм халкына нинди мәдәни мирас калдырырга тиешлеге турында онытмады.