Центральная библиотека

“Бар җырымны илгә багышладым...”

Чарага килгән Социаль белем бирү академиясе студентлары каһарман-шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Алып баручы шагыйрьнең шигырьләрен укыды, җәлилчеләр турында яңа мәгълүмат белән таныштырды. Студентлар җәлилчеләрнең портретларын кулларына алып, бер минут тынлык белән аларны искә алдылар. Кичәгә багышлап әзерләнгән презентация һәм күргәзмәлек кунакларыбыз тарафыннан җылы кабул ителде. Соңыннан алар Муса Җәлилгә багышланган документаль фильм да карадылар.