Центральная библиотека

“Кадерле ветеран”

Олы яшьтәге китап сөюче дусларыбыз китапханә эшчәнлеге белән тирәнрәк таныштылар. Алып баручылар күренекле татар шагыйрьләре Муса Җәлил һәм Фәнис Яруллин иҗаты белән таныштырып, аларның шигырьләрен сөйләделәр. Ә интернатта яшәп, үз иҗат җимешләрен булдыручы Радия апа белән Альберт абый үзләренең шигырьукыдылар. Үзешчән шагыйрь Әбүлханов Альберт Киямович иҗаты белән “Арча хәбәрләре” газетасы битләрендә танышып була.

Чара өлкән яшьтәге кешеләр күңеленә хуш килде. Бу очрашуларны һәм күчмә китапханә эшчәнлеген дәвам итеп, изге гамәлләр тормышка ашырыла.