Центральная библиотека

"Мәңгелек шагыйрә"

Бүген, Көмеш гасырның иң бөек шагыйрәләренең берсе булган Анна Әхмәтованың тууына 135 ел тулуга багышланган әдәби кичә узды.Кичәдә китапханәче Анна Андреевнаның катлаулы язмышы,  иҗаты, шигъри шедеврлары, аның әдәби мирасының Россия дәүләте  өчен бик әһәмиятле булуы турында сөйләде. Чара кунаклары Анна Әхмәтованың шигъри дөньясына чумды, аларның авызыннан шагыйрәнең искиткеч әсәрләре яңгырады.  Үзе дә берничә китап авторы, шагыйрә Олеся Феоктистова һәм “Кайрый каләм” әдәби- берләшмәсе әгьзасы Рания Яруллина Анна Әхмәтовага багышлап  үзләре язган  шигырьләрен укыдылар. Бу иҗат җимешләрен тамашачылар бик яратып тыңладылар.Уздырылган кичә катнашулар күңелендә бик җылы тәэсир калдырды.