Центральная библиотека

«Сәламәтлек үз кулыңда»

31 майда Арча шәһәренең Үзәк стадионында Арча агросәнәгать һөнәри көллияте студентлары өчен китапханә хезмәткәрләре «Сәламәтлек үз кулыңда» дигән спорт ярминкәсе оештырдылар. 

Бөтендөнья тәмәкегә каршы көрәш көненә багышланган чарада балалар тәмәкенең зарары һәм сәламәт яшәү рәвеше темасына төрле конкурслар үттеләр, мәкальләр җыйдылар, кроссвордлар чиштеләр, тәкъдим ителгән рифмалардан җөмләләр уйлап таптылар. Китапханәче студентларга танылган язучыларның тәмәке тартуга мөнәсәбәтен канатлы фразалар аша җиткерде. Практик бирем аша балалар тәмәке тартуның начарлыгын сәламәтлек өчен генә түгел, гаиләгә бик күп матди яктан да зыян салуын аңладылар. Алар тәмәке тартучы тарафыннан тотылган бер еллык чыгымны исәпләп чыгардылар.

Спорт ярминкәсе уздыруның максаты – үз эченә балаларда төгәллек, җитезлек һәм сәламәт тормыш рәвеше булдыруга карата аңлы караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Егетләр һәм кызлар тәмәкегә каршы реклама ясауга иҗади якын килделәр. Чара ахырында катнашучылар «Сюрпризлы шар» конкурсында шарлар кабарттылар, аларны шартлатып, эченнән чыккан мотивацион фразаларны кычкырып укыдылар.

Һәркем бу тормышта сәламәт булырга тели. Ә тәмәке тарту – кешенең сәламәтлегенә зыян китерә торган иң зарарлы гадәтләрнең берсе. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, спорт белән шөгыльләнү, начар гадәтләрдән баш тарту үзең һәм тирә-юнь дөньясы белән гармониягә ирешергә ярдәм итәчәк. Моны һәр кеше аңларга тиеш.