Центральная библиотека

"Аврора"

Арча үзәк китапханәсе хезмәткәре Аскарова А. «Аврора» Бөтенроссия мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының II төбәкара яшьләр форумында катнашты. Ул 17-19 майда Чиләбе өлкәсенең Касли шәһәрендә узды.

Форумда Татарстан Республикасыннан, Башкортостаннан, Алтай, Чиләбе, Свердловск өлкәләреннән һ. б.

Чакырылган спикерлар яшьләр белән тәҗрибә уртаклаштылар, мәдәният өлкәсендәге актуаль проблемалар турында сөйләделәр. Катнашучыларны интеллектуаль һәм спорт квизлары, уеннар берләштерде. Командаларга бүленеп, алар төрле тематик биремнәрдә үз көчләрен сынап карадылар.

Ике көнлек актив эш нәтиҗәләре буенча яшьләр “Син яшьләр форумында катнаштың. Үз оешмагызда нинди эшләр башкарырсын?” темасына проектлар тәкъдим иттеләр һәм якладылар.

Безнең китапханә хезмәткәре катнашкан команда проектларны яклауны бәяләү нәтиҗәләре буенча призлы 3 урынны алды. Барлык катнашучылар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.