"Фәннәр турында кызык итеп"
Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елына багышланган һәм “Пушкинская карта” проекты кысаларында китапханә хезмәткәрләре 2 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен белем аукционы үткәрде.
Катнашучылар алты тематик станциясе буйлап сәяхәт иттеләр:
- "Нинди фән?"
- «Галимнәр һәм уйлап табулар»
- «Йолдызлар һәм галактикалар арасында»
- «Фәнни ассорти»
- «Безнең йорт – Татарстан»
- «Арча – минем туган ягым»
Укучылар фәннәр һәм фәнни ачышлар дөньясына чумдылар һәм кояш системасы буйлап сәяхәт иттеләр.
Чара ахырында нәтиҗәләр ясалды һәм командаларга дипломнар тапшырылды.