Центральная библиотека

"Гаилә- бәхет ачкычы"

Бүген  китапханә белән берлектә Арча шәһәренең Загс  идарәсендә Россиядә Гаилә елы, Халыкара Гаилә көне уңаеннан “Гаилә- бәхет ачкычы!” дигән кичә узды.Уздырылган чарага төрле яшьтәге өч гаилә, шулай ук өйләнешергә гариза биргән яшь парлар чакырылган иде. Тамашачы буларак Арчаның 6 нчы номерлы гомумбелем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары катнашты. Кичәдә  төрле сорауларга җавап эзләнде, тормышта килеп чыккан авыр хәлләрдән чыгу юллары билгеләнде.Һәркемнең дөньяга карашы, аңлавы үзенчә булган кебек, фикерләр, җаваплар да төрлечә булды.  Гаилә ныклыгын, гаилә бәхетен саклауга корылган, дөрес дип саналган җавапларның ислам күзлегеннән караган аңлатмасын дин әһеле  Рая Ахун кызы Фәтхуллина нигезле итеп  сөйләде. Уздырылган чарада катнашкан иң өлкән буын Харис һәм Илсөяр Сафиннарның гаилә традицияләрен саклауга, бер- берсенә хөрмәтләп яшәүләре, гомумән, һәр әйткән сүзләре, фикерләре  яшьләргә матур үрнәк булды. Чагыштырмача яшь гаилә булуларына карамастан, Айдар һәм Адилә Нотфуллиннар да гаилә нигезенең бер- берен аңлауга, ярдәмләшеп яшәүгә нигезләнгән булуын аңлап яшәүләре ныклы гаилә булуларына дәлил иде. Алар үзләренең матур җырлары белән кичәгә ямь өстенә ямь  өстәделәр. Дмитрий белән Наталья Гусевлар да егерме елга якын бик матур гомер кичерәләр. Аларның да бер- берсен аңлап, авыр чакларда терәк булып яшәгән парлар булулары ачыкланды. Наталья Викторовна һөнәре буенча психолог буларак, кунакларга тренинг уздырды, үзеңә дөрес пар сайлау юлларын аңлатырга тырышты. Уздырылган чара музыкаль номерлар белән чиратлашып барды.

   Кичә ахырында гаиләләр бер- берсенә матур теләкләр әйттеләр, үзләренең бәхетле гаилә рецептлары белән уртаклаштылар.Бар кешенең күңелендә бары тик изге фикер калды. Әйе, гаилә ул - җылы  учак! Шулай ук  гаилә- бәхет ачкычы да! Гаилә никадәр нык икән, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.

   Без үз чиратыбызда чарада катнашучы  һәркемгә тигезлектә, гаилә бәхетен тоеп, бер- бересен кадерләп- хөрмәтләп яшәүләрен теләдек. Булганына шөкер итеп,үз казанышларыңнан канәгать булып,күңел хозурлыгы рәхәтен тоеп яшәргә язсын дигән теләкләр юлладык.  Гаилә бәхетенең ачкычын бер гаилә дә югалтмасын!