Центральная библиотека

"Якташларыбызның батырлыгы мәңгелек!"

Бүген “Казан арты” тарих-этнография музеенда “Якташларыбыз батырлыгы мәңгелек!” дигән әдәби чара узды. 9 май – Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан уздырылган бу кичә 2019 елда чыккан “Арча ягы – данлы төбәк” китабына нигезләнеп уздырылды.

Кичәне оештыруның максаты бу  китапка кертелгән  Арча районында  туып-үскән, Татарстан Язучылар берлеге әгьзалары булган фронтавик якташ язучыларыбыз белән якыннан танышу һәм аларның иҗатларына кыскача күзәтү ясау иде. Китапка 2014-2018 елларда язылган мәкаләләр тупланган. Язмалар “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә саклана торган материалларга, язучыларның туганнары, танышлары сөйләгән истәлекләргә нигезләнеп язылган. Әдәби кичәдә Гомәр Бәширов, Госман Бакир, Әнәс Гәли, Рафаил Төхфәтуллин, Мостафа Ногман кебек сугышның бар авырлыгын башыннан кичергән якташ язучыларыбызның тормыш юллары һәм иҗатлары белән таныштырылды. Бәхеткә алар барысы да сугыштан исән-имин кайтып, аннан соң да иҗат иткән олуг шәхесләребез. Әдәби чарага китап авторлары Гарипов Шафигулла Зәйнулла улы, Мөхетдинов Рамил Рафис улы, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте студентлары, әдәбият җанлы кунаклар  чакырылган иде. Районның “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгьзалары да үзләренең иҗат җимешләрен – соңгы вакытта язылган шигырьләрен тамашачылар хозурына тапшырдылар. Әдәби чарада якташ фронтовик язучыларның әдәби әсәрләреннән өзекләрне “Казан арты” тарих-этнография музее, мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәчеләр укыдылар. Кичәдә Арча балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче “Зиннәт” балалар ансамбле (җитәкчеләре Зиннәтова Зилә Камил кызы) үзләренең  матур чыгышларын бүләк иттеләр.Балалар башкаруында яңгыраткан “Герман көе”, “Отмените, войну!” җырлары да күңелләрне айкады. Якташыбыз Мостафа Ногман сүзләренә язылган “Арча кичләре” җырын бергәләп башкару да һәркемнең күңеленә хуш килде.

Әдәби чара бик эчтәлекле,югары патриотик рухта узды. Кичәдә катнашкан һәр кеше  Арчабызның хөрмәтле шәхесләре белән горурланып утырды, үз күңеленә рухи байлык, яңалык  алды. Чарада утырган һәркемнең уенда бары тик бертөрле теләк иде: дөньялар тыныч, күк йөзебез аяз, киләчәгебез якты булсын! Менә шундый изге уй-теләкләр белән кичәбезне тәмамладык. Ә уздырылган чара ахырында яңгыраган “Солдатлар” җыры безне ерак тарихларга алып китеп, бүгенге чор белән тоташтыргандай яңгырады.

  Без уздырылган әдәби кичәгә хөрмәтләп чакыруыбызны кабул итеп килгән,истәлекләре, иҗат җимешләре белән таныштырган,игътибар белән тыңлаган һәркемгә олы рәхмәт хисләребезне белдерәбез.