Центральная библиотека

"Мөнәҗәтләр – халкыбызның җан авазы"

10 ноябрь көнне Арча үзәк китапханәсенең уку залында “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җирле бүлекчәсе кысаларында мөнәҗәтләр тарихына багышланган "Мөнәҗәтләр – халкыбызның җан авазы" исемле әдәби-фольклор кичәсе узды.

Кичәдә районыбызның һәм шәһәребезнең олы ихтирамына лаек мөхтәрәм шәхесләре – мәчетләребез мөгалимәләре, Үзәк китапханә каршында эшләп килүче “Яшәү яме” клубы ветераннары һәм Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең гимназия сыйныфы укучылары катнашты.

Фәтхуллина Рая, Рәхимова Әлфия, Кашапова Мәрьям, Хәнәфиева Нурхадә, Габдрахманова Нурания, хезмәт һәм сәхнә ветераннары Гатауллина Хасибә, Шәйхиева Нурфия апалар башкарган мөнәҗәтләр, шигырьләр кунакларыбыз күңелен тетрәндерде, һәркайсыбызга күбрәк яхшы гамәлләр эшләп калырга, ата-ананы, өлкәннәребезне хөрмәт итәргә, тормыш сынауларын сабырлык белән үтәргә кирәклеген искәртте.