Центральная библиотека

"Фәннәр турында кызык итеп"

Бүген В. Ф. Ежков исемендәге 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен китапханә хезмәткәрләре Татарстан Республикасында Космонавтика көненә һәм фәнни-технологик үсеш елына багышланган белем аукционы үткәрде.

Кичәдә өч команда катнашучылары, барлык сорауларга актив җавап биреп, аукционның алты тематик станциясе буйлап сәяхәт иттеләр:

- "Нинди фән?"

- «Галимнәр һәм уйлап табулар»

- «Йолдызлар һәм галактикалар арасында»

- «Фәнни ассорти»

- «Безнең йорт – Татарстан»

 - «Арча – минем туган ягым»

Чара Россия фәненең казанышлары турында видеоматериалы күрсәтүдән башланды. «Йолдызлар һәм галактикалар арасында» станциясендә балалар практик биремдә катнаштылар, алар аны бик яхшы башкардылар.

Белем аукционы ахырында нәтиҗәләр ясалды, һәр командага дипломнар тапшырылды.

Укучылар фәннең төрле өлкәләрендә яхшы белем һәм эрудиция күрсәттеләр.

Актив катнашуыгыз өчен һәрберегезгә рәхмәт!