Центральная библиотека

"Йөклелек – могҗизалы вакыт"

Йөклелек – могҗизалы вакыт, әни булачак бала белән очрашуга әзерләнә. Арча үзәк район хастаханәсендә булачак әниләргә ярдәм йөзеннән Бөтенроссия йөклеләр көненә багышланган йөкле хатын-кызлар белән очрашу узды, анда Арча үзәк китапханә хезмәткәре катнашты.

Чарада Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вафина Э.Ш., "Умиление" гаилә, ана һәм балаларны яклау үзәге вице-президенты Фиогбе А. В., Арча районы хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина А. М., социаль яклау белгече Дәүләтшина Н. Р., күп балалы әни Закирова Р. Н., Арча үзәк район хастаханәсе психологы Гусева Н. В., Арча районы ГХАТ вәкиле Маркелова Г. А. чыгышлар ясадылар.