Центральная библиотека

"Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә"

"Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә" районкүләм бәйгесенең чираттагысы Яңа Кенәр авыл мәдәният йортында үтте. Һәрбер авылда китапны якын дус иткән, китап укып җанына шифа, күңеленә нур тапкан китап укучыларыбыз барлыгына инанып, шатланып кайттык.

Бәйгедә катнашучы гаиләләр китапларны укып кына калмыйча, кызыклы. өлешләрен оста итеп сәхнәләштереп тә күрсәттеләр, заман технологияләрен оста кулланып электрон презентацияләр төзеп, буктрейлерлар эшләп үзләре яратып укыган китапларны башкаларга тәкдим иттеләр. Бүген без чын мәгнәсендә тарихлы, гыйлемле, ижади, Китаплы гаиләләр белән очраштык.

✨Бәйге нәтиҗәләре буенча "Тарихлы гаилә" номинациясендә Сөрде авылыннан Нәҗмиевлар гаиләсе;
✨"Иҗади гаилә" номинациясендә Яңа Кенәр авылыннан Әхмәтҗановлар гаиләсе, Ашытбаш авылыннан Яббаровлар гаиләсе;
✨"Китаплы гаилә" номинациясендә Яңа Кенәр авылыннан Гайнуллиннар гаиләсе;
✨"Гыйлемле гаилә" номинациясендә Акчишмә авылыннан Мөхәммәтдиновлар гаиләсе җиңү яулады.
✨Шурабаш авылыннан Лотфуллиннар гаиләсе, Кызыл - Яр авылыннан Йосыповлар, Ташкичү авылыннан Мостафиннар гаиләләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Китапханәчеләребезгә, катнашкан гаиләләребезгә рәхмәтебезне җиткерәбез.