Центральная библиотека

"Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә"

Гомер буе укы китап,
Гомер буе гыйлем җый! (Эльмира Шәрифуллина)
Нәкъ шул девиз астында "Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә" районкүләм бәйгесенең чираттагысы гаиләләрнең матур чыгышлары белән Наласа җирлегендә дәвам итте. Бәйгегә килгән һәрбер гаилә зур әзерлек белән килгәннәр. Наласа авыл китапханәчесе гаиләләрне һәрберсен олылап, сәхнәгә дәште. Күңелгә якын, җанга рәхәт чыгышлар, матур шигырьләр белән үрелеп барды бәйге. Хәтта бәйге түгел, бер бөтен әдәби кичәне хәтерләтте.
Бәйге нәтиҗәләре буенча
✨"Тарихлы гаилә" номинациясендә Орнашбаш авылыннан Сабировлар гаиләсе;

✨"Иҗади гаилә" номинациясендә Зур Бирәзә авылыннан Әхмәтовлар гаиләсе, Түбән Аты авылыннан Хәсәновлар гаиләсе;

✨"Китаплы гаилә" номинациясендә Субаш Аты авылыннан Исмәгыйлевлар гаиләсе, Утар Аты авылыннан Нигъмәтҗановлар гаиләсе;

✨"Гыйлемле гаилә" номинациясендә Наласа авылыннан Фәттаховлар гаиләләре җиңү яулады.

Һәрбер гаилә балалары, оныклары белән матур чыгышлар күрсәттеләр. Дөрестән дә гаилә белән уку - күркәм традиция, аның нәтиҗәлелеге әти-әниләргә бәйле,чөнки балалар нәкъ менә өлкәннәрдән үрнәк ала. Китаплар балаларыбызның рухи дөньясын баеталар, төрле яктан үсешне тәэмин итәләр.
Бүгенге матур чыгышларны тамашачылар да җылы кабул итте. Шулкадәр тырыш, иҗади гаиләләрне күреп сокландылар. Китапханәчеләребезнең хезмәте искиткеч күпкырлы, бүгенге бәйгегә гаиләләрне барлап алып килгәннәре өчен аларга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Киләчәк тә дә иҗат уңышлары теләп калабыз.