Центральная библиотека

“Театр – сихри дөнья!”

Бүген  Халыкара театр көне уңаеннан без, китапханә хезмәткәрләре, Арчаның Г. Тукай исемендәге педагогия көллиятендә “Театр – сихри дөнья!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара уздырдык.

Чара Арча шәһәренең Мәдәният йорты каршында оештырылган  озын тарихи юлы булган “Җидегән чишмә“ халык театры артистлары һәм Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте каршында эшләп килүче “Яшьлек“ театр студиясе артистлары катнашында узды. Кичә “Театр нәрсә ул?” соравына җавап бирүдән башланып китте. Җаваплар тыңланганнан соң, театр дөньясының искиткеч гүзәл, тылсымлы, хикмәтле, гаҗәеп серле бер дөнья, кеше күңеленә ял, тәрбия бирү чыганагы булуына тагын бер кат инандык.

Бөек  шагыйребез Г. Тукай сүзләрен  искә алып кую уздырылган чарага тагын да җылылык өстәде.

Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,

Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

Театр яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Театр – сихри дөнья! Әлеге гади генә сүзләр артында тарих та, чынбарлык та, киләчәккә өметләр дә чагыла. Көн кадагындагы сорауларга җавап эзләүче, заман сулышын тоеп яшәүче театр нинди генә катлаулы чорларда да эшләүдән туктамаган. Чөнки театр – меңнәрнең күңелен дәвалый, хыял, матурлык, өмет бүләк итә. Бүгенге  хөрмәтле кунакларыбыз да театр дөньясы белән яшәгән, тамашачыларга бары тик матурлык таратучы изге күңелле артистларыбыз иде. Чакырылган театр коллективларының “Җидегән чишмә”леләр инде күп тәҗрибә туплаган коллектив булса, әле “Яшьлек“ студиясе коллективы яңа оешкан яшь коллектив. Алар өлкән буыннарның дәвамчылары булып тора. Ике коллектив  бер-берсе белән теләктәш, үзара ярдәмләшеп эшләүче коллективлар булуына да күңел сөенә. Театрлар төзелү тарихлары, репертуар сайлау, режиссер осталыгы, сәхнә киемнәре, сәхнә теле, бизәлеше, яратып уйнаган рольләр – барысы да бүгенге әдәби кичәдә телгә алынды. Өлкән буын яшьләргә үзләренең үтемле киңәшләрен бирде, алга таба театрдан аерылмаска, иҗади үсештә булырга өндәде.

Алып баручы укыган эпизодны ике коллектив артистлары уйнап күрсәтү кичәгә аеручы җылылык өстәде. ”Яшьлек“ театр студиясе артистлары М. Фәйзинең “Галиябану” спектакленнән өзек уйнап күрсәтсә, ”Җидегән чишмә” артистлары Харис Сафин һәм Гөлнара Гыйниятуллиналар яшьләргә үзләренең чын талант иясе булуларын дәлилләде.

Уздырылган кичә ике театраль коллектив  арасындагы дуслыкны ныгытуга, тәҗрибә уртаклашуга бик файдалы булгандыр дип ышанабыз. Гомумән, бүген безгә рухи халәт сагында хезмәт итүчеләр, күңел канатлары белән гел очышка, биек үрләргә, сәнгать дөньясы киңлекләрендә йөзүчеләр белән аралашу бик рәхәт булды. Сәхнә дөньясында халыкка рухи азык бирүчеләргә бары тик иҗат уңышлары телибез.