Центральная библиотека

"Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә"

"Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә" районкүләм бәйгесенең чираттагысы Сеҗе авыл җирлегендә урнашкан гаиләләр көч сынашты.
Бәйге нәтиҗәләре буенча "Тарихлы гаилә" номинациясендә Курса Почмак авылыннан Гиниятуллиннар гаиләсе;
"Иҗади гаилә" номинациясендә Югары Курса авылыннан Вахитовлар гаиләсе;
"Китаплы гаилә" номинациясендә. Гөберчәк авылыннан Асхадуллиннар гаиләсе;
"Гыйлемле гаилә" номинациясендә Сеҗе авылыннан Нигамәтҗановлар гаиләсе җиңү яулады.
Бәйгегә һәрбер гаилә үзенчәлекле, иҗади якын килеп әзерләнгәннәр. Балаларның сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләренә сокландык. Дәү әниләре белән сәхнәдә борынгыдан килгән китап уку йолаларын күрсәткән гаиләләргә карап, әлеге йоланың һәрбер гаиләдә булуын теләр идек. Бәйгегә гаиләләрне әзерләгән китапханәчеләребезгә рәхмәтләребезне җиткерәбез.