"Китапханә панорамасы: 2023 елга йомгак ясыйбыз"
24 гыйнварда Үзәк китапханәдә авыл филиаллары китапханәчеләре өчен 2023 ел нәтиҗәләре буенча семинар-совещание узды.
Докладлар белән чыгыш ясадылар:
«Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ директоры Дәүләтбаева Л.Н.;
Методик-библиография бүлегенең әйдәп баручы методисты А. М. Захарова;
Методик-библиография бүлеге мөдире Хакимова Р. М.;
Китапханәче Аскарова А. И.;
Район балалар китапханәсе мөдире Рәхимбаева А. Г.;
Әдәбиятны комплектлау һәм эшкәртү бүлеге мөдире Хәсәнова Г. Г.;
Яңа Кырлай авыл китапханәсе мөдире Әхмәтҗанова Н. Н.