Центральная библиотека

"Илһамым - туган ягым!"

Арча муниципаль район җитәкчеләре 2015 елда, Әдәбият елы уңаеннан, һәвәскәр шагырьләр иҗатын туплап “Шигъри тәлгәшләр” һәм “Гариф Ахунов исемендәге әдәбият премиясе лауреатлары” дигән китаплар бастырып чыгарды.

Китапларны тәкъдир итү өлкәннәребезнең, яшьләребезнең ялкынлы чыгышлары, шигырьләре һәм лауреатларыбызның матур җырлары, "Гармунчылар ансамбле”нең моңлы көйләре белән үрелеп барды.   

“Каурый каләмлеләр”, лауреатлар барысы да иҗатларының китап укучыларга, халыкка якынаюына чын күңелдән сөенделәр һәм җитәкчеләребезгә китаплар бастырганнары өчен олы рәхмәтләрен җиткерделәр.