Центральная библиотека

"Халкым җәүһәрләре"

8 Март бәйрәме алдыннан Үзәк китапханәдә Арча гуманитар-техник техникумы студентлары өчен төрле аксессуарлар кулланып матур хатын-кыз образын булдыру буенча осталык дәресе узды.

Модалы тенденцияләр турында яулыклар кибете хуҗасы Румия Гайнуллина сөйләде. Ул яулык һәм палантиннарны кабатланмас образлар булдыру өчен бәйләүнең оригиналь ысулларын күрсәтте.

Китапханәче Гөлназ Байкова чарада катнашучыларның барысына да алкалар, накосниклар, брошлар, нагрудниклар (Изю) һәм милли татар стилендәге беләзекләр ясаган бизәнү әйберләрен күрсәтте.  Сурнар авыл китапханәчесе Рәмилә Ибраһимова һәм Үзәк китапханә китапханәчесе Миләүшә Кәлимуллина җитәкчелегендә осталык дәресендә катнашучылар чәчләргә матур һәм үзенчәлекле заколка ясадылар. Барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр һәм бәйрәм кәефе алды.

Чараны хатын-кызлар сәламәтлеге һәм матурлыгы турында әдәбият тәкъдим ителгән китап күргәзмәсе тулыландырды.