Центральная библиотека

"Халык күңеленә илткән юл"

Бүген китапханәбездә күренекле татар классик язучыбыз, Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, әдәбиятыбызның иң якты йолдызларының берсе Әмирхан Еникиның 115 еллык туган көнен искә алу хөрмәтенә әдәби-музыкаль кичә узды.

Чарада Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятеннән студентлары, ”Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре, “Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе” нең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфания Җәләлетдинова катнашты. Әдәби чарада Ә. Еникиның  тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу максатыннан бай мәгълүмат бирелде. Татар әдәбиятын күп төрле әдәби типлар, тормышчан образлар белән баеткан язучының әсәрләреннән өзекләр укылды, әсәрләр буенча фикер алышынды. Г. Җәләлетдинова үзенең чыгышында язучы әсәрләренең тирән эчке кичереш, уйлану, сиземләү кебек катлаулы психологик халәтне бирү остасы, милли үзаңны үстерүгә әһәмияте зур булуын ассызыклады.

Күренекле шагыйрь И. Юзеев Әмирхан Еники әсәрләрен “Күңел карурманнарының тургае” дип атавын искә алып, тәҗрибәле педагог Әлфия Төхфәтуллина үз фикерен җиткерде, бу иҗатның матурлык тудыруга, укучы күңеленә тәрбияви орлыклар салучы булуына басым ясады.

Тамашачылар өчен уздырылган “Парлы уен”да парлашкан ике парның берсе бирелгән әдәби әсәрдән өзекне сәнгатьле итеп укыса, икечесе экраннардан шушы әсәргә туры килгән предметны тапты һәм кайсы әсәрдән өзек укылуын әйтеп бирде. Бу эш төре белән Ә. Еники әсәрләрен истә калдырырга һәм укырга теләк уятылды.

Искә алу кичәсендә Ә. Еникиның “Җыр-музыка минем күңелгә бердән-бер юаныч ул” - дигән сүзләрен искә төшереп, Данис Гайфуллин үзенең матур җырлары белән бизәде. Уздырылган чара Ф. Яруллинның “Кеше булып яшәргә нәрсә кирәк кешегә?” шигыре белән тәмамланды.  Бу шигырь юлларында әйтеп үтелгән төшенчәләрнең нәрсә икәнен дә аңламый торган бер чорда, әдибебез иҗаты үрнәкләре белән бүгенге яшьләребезне тәрбияләсәк, артык булмас иде. Ә. Еники әдәбиятыбызны үзенең бик күп якты әсәрләре белән баетты. Заманнар узса да, аның әсәрләренең кадере арта гына бара. Укысын яшь буын үз телендә! Татар халкының бернинди байлыкка да алыштырмый торган, яшь буынны тәрбияләүдә зур роль уйный торган язучыларыбыз һәм аларның иҗаты бар икән, укылсын  иде алар. Су ташкыны астында калган таш булып ятмасыннар иде!