Центральная библиотека

“Вакыт сезне сайлады...”

14 февральдә Үзәк китапханә хезмәткәрләре Арча агросәнәгать һөнәри көллиятендә Пушкин картасын гамәлгә ашыру программасы кысаларында, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 35 ел тулу хөрмәтенә “Вакыт сезне сайлады...” исемле хәтер кичәсен оештырдылар.

Үткәрелгән чараның максаты: Әфган җирендә батырларча хәлак булган егетләрне искә алу, яшь буында патриотик рух тәрбияләү.

Кичәгә хөрмәтле кунаклар итеп якташларыбыз сугышчы-интернационалистлар чакырылган иде. Чарада Сугышчан туганлык җитәкчесе Багаутдинов Сергей Лимус улы, майор Сабиров Данаил Рамазан улы, прапорщик Замалеев Рафик Рәшит улы, рядовой Хәбибуллаев Айрат Нурулла улы чыгыш ясадылар, студентларга үзләренең киңәшләрен бирделәр. Шулай ук Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте студенты Мөхәммәтшин Илсаф патриотик рухта җырлар башкарды. Ватан, бурыч һәм намус, мәхәббәт турындагы җырларны килгән кунаклар һәм тамашачылар дәвам итте. Хәтер кичәсен оештыручы китапханә хезмәткәрләре чараны видеоматериалларга һәм әдәби әсәрләрдәге өзекләрләргә нигезләп алып бардылар.

Әзерләнгән китап күргәзмәсе әфган сугышының кайбер фактларын һәм вакыйгаларын ачты. Китапханәче балаларга сугышчан якташыбыз Марат Лотфуллинның батырлыгы турында сөйләде, үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнүе һәм Арча шәһәрендә җирләнүе турында мәгълумат бирде. Хәзерге вакытта аның исемен Арчаның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе йөртүен җиткерде.

Мондый очрашуларның үсеп килүче буында үз иленең патриотлары булырга һәм ышанычлы алмаш булып җитлегүендә тәэсире бик зур.