Центральная библиотека

"Каләм очында затлы сүз"

    Бүген, Арча  сәнгать мәктәбендә, күренекле якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Республика күләмендә  Габдулла Тукай мирасын саклау һәм үстерү фонды рәисе, бүгенге көндә “Ватаным Татарстан” газетасының җурналисты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, “Уйнагыз гармуннар” һәм башка бик күптөрле телевизион тапшыруларга нигез салучы Риман Солтан улы Гыйлемхановның 75 яшьлек юбилее хөрмәтенә әдәби-музыкаль кичә узды.

     Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан Риман Гыйлемхановның тормыш юлы һәм иҗатын чагылдырган бай эчтәлекле күргәзмә оештырылды. Кунакларны фоеда гармунчылар ансамбле каршы алды. Халкыбызның гасырлар буе күңеленә сеңгән милли көйләрне өздереп уйнаган гармун моңнарына килгән кунаклар түзмәде: кайсысы моңлы җыр сүзды, кайсысы күңеленнән рухи рәхәтлек алды. Музыкаль чараны  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Филарит Мөнир улы Гасыймов исемендәге “Арча бизәкләре” халык уен кораллары ансамбле  чыгышы ачып җибәрде. Юбилярны хөрмәтләп, чарага танылган шәхесләр, җәмәгать эшлеклеләре күп килгән.

   Очрашуны рәсми рәвештә Арча муниципаль район башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы ачып җибәрде. Риман Гыйлемхановлар кебек халкыбызның аң-белемен үстерүдә фидакарьләрчә хезмәт иткән шәхесләр районның горурлыгы булуын ассызыклады. Юбилярны “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Флүс улы Миргалимов, Язучылар берлеге рәисенең урынбасары, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор, шагыйрь Рифат Җамал, Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Зиннур Мөҗип улы Мансуров котлап киттеләр. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт матур истәлекләрне яңартканнан соң, үзенең матур җырларын бүләк итте. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы-сатирик, автор-башкаручы Алмаз Хамзин чыгышы кичәгә җылылык, ямь өстенә ямь өстәде. Утар-Аты авыл җирлеге башлыгы Альбина Газинур кызы Мөхәммәтгалиева юбилярга якташларының кайнар сәламен җиткерде, үзенең изге теләкләрен юллады.

Татартан Дәүләт телерадиокомпаниясенең милли тапшырулар хезмәте җитәкчесе Миңназыйм Мәүлет улы Сәфәров, “Казан утлары “ җурналының баш мөхәррире, М.Җәлил премиясе лауреаты, якташ-язучы Рөстәм Госман улы Галиуллин да Риман Солтан улының хезмәтенә зур бәя бирделәр, ихлас теләкләрен җиткерделәр. Хезмәттәшләре “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире урынбасарлары Зөлфия Гаян кызы Хәлиуллина, Габделбәр Газиз улы Ризванов тагын бик күп еллар Риман Солтан улы белән  бергәләп иҗади бердәмлектә яшәргә, эшләргә язсын дигән теләкләрен җиткерделәр. Кичәдә  районыбызның якты йолдызларына әйләнгән Дамир Гасыймов, Сөмбел Заһидуллина, Расих Галимҗанов кебек  җырчыларыбызның матур чыгышлары кунакларның да, тамашачыларның да күңелләренә хуш килде. Гармунчыларыбыз Рәдис Харисов, Булат Гайнуллин  уйнаган милли көйләре  Риман Солтан улы көче белән оешкан “Уйнагыз гармуннар” тапшыруының кайтавазы кебек яңгырады. Әдәби-музыкаль кичә Риман Гыйлемханов һәм килгән кунаклар белән берлектә гармун моңнарына кушылып “Арча көен” җырлап күтәренке рухта тәмамланды.

      Милли матбугатыбызда 50 елдан артык  эшләүче тәҗрибәле журналист, туры сүзле публицист, яшь каләмдәшләренең остазы, берничә китап авторы, 20 елга якын телевидениедә хезмәт куйган, “Альманах”, ”Әллүки- бәллүки”, ”Без авылда яшибез”, “Уйнагыз гармуннар” һәм башка бик күп төрле телевизион тапшыруларга нигез салучы  хөрмәтле якташыбыз - Риман Солтан улы Гыйлемхановка без бары тик исәнлек-саулык, иҗат уңышлары, күңел көрлеге теләп калабыз. Мондый кичәләрдә  кабаттан  очрашырга насыйп булсын!

   Без, Арча үзәк китапханә хезмәткәрләре исеменнән, якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Ватаным Татарстан” газетасының җурналисты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Риман Солтан улы Гыйлемхановның юбилей кичәсен уңышлы итеп уздыруда ярдәм күрсәткән Арча балалар сәнгать мәктәбе коллективына, Арча Район-Мәдәният йорты хезмәткәрләренә, килгән кунакларга, тамашачыларга ихлас рәхмәтләребезне белдерәбез.

Бердәм башкарган эш һәрвакыт уңышлы була!