Центральная библиотека

“Холокост. Мәңгелек онытылмас хатирә”

Бүген Арча гуманитар-техник техникумы студентлары өчен Үзәк китапханәнең Виртуаль концерт залында Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне уңаеннан “Холокост. Мәңгелек онытылмас хатирә” исемле мәгълүмати белем сәгате узды.

Китапханәче Холокостның Икенче бөтендөнья сугышы елларында булган коточкыч фаҗигасенең тарихи фактлары турында сөйләде. Студентларга исән калган кешеләрнең истәлекләре белән видеоматериал күрсәтелде.

Очрашуда өстәмә итеп Холокост темасына әдәбият белән “Киләчәк хакына искә төшерик” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Күргәзмәдә документаль әдәбият та, әдәби әсәрләр дә бар иде. Чара тәмамланганнан соң студентлар, китап күргәзмәсе белән кызыксынып, аның белән якыннан таныштылар.