Центральная библиотека

"Вакытка салынган язмыш"

Бүген  китапханәбездә  Арчабызның күренекле шәхесләренең берсе, туган төбәгенең  җир җылысын, кешеләре язмышын тарих битләренә язып калдырган, Бөек Ватан сугышында катнашкан, күренекле әдип, халык яратып укыган “Авылдашым Нәби”, “Йолдызым”, “Тамчылар ни сөйли”, “Китә казлар”  һәм башка бик күп хикәяләр һәм повестьлар авторы, оста каләм иясе, нечкә күңелле, гомумән, үзе яшәгән төбәктә башкарган эше, якты эзе калган яраткан язучыбыз Рафаил Төхфәтуллинның 100 еллык юбилеен билгеләп үттек.

Әдәби кичәдә бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендә гомер итүче олуг язучыбыз Рафаил Төхфәтуллинның улы Рөстәмнең катнашуы безнең өчен зур сөенеч булды. Шулай ук кичәнең кунаклары итеп районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, әдәбият җанлы, язучы иҗатына битараф булмаган китап сөючеләр чакырылган иде.

Очрашуда әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты яктыртылды. Рафаил Төхфәтуллинның автобиографик хикәясендә телгә алынган Кышкар, Яңа Кенәр, Яңа Кишет авыллары китапханәчеләре һәм авылдашлары белән берлектә язучы әсәрләреннән өзекләр күрсәттеләр. Кышкар авылы  китапханәсе һәм клубы каршында оештырылган Халык театры исемен яулаган коллектив Рафаил аганың “Җиләкле аланнар”, Яңа Кишет авылыннан китапханәче Йосыпова Надия һәм Сәрвиниял апа олуг язучыбыз Габдулла Тукай белән булган истәлекләрне  сәхнәләштереп күрсәттеләр. Шулай ук Яңа Кенәр китапханә коллективы бик матур “Тургай” спектакленнән өзек күрсәтте. Бу спектакль Әлмәт Дәүләт театры тарафыннан озак еллар сәхнәдән төшми уйналуы һәм Рафаил Төхфәтуллин иҗатының бик халыкчан булуы белән күңелгә якын булды. Районыбызның “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары Тимашев Фәнис язучының “Мылтыкта...гитара кыллары”, Нуриәхмәтов Дамир “Тиен белән сөйләшү” хикәяләрен тамашачы хозурына тәкьдим иттеләр. Рафаил Төхфәтуллин озак еллар гомер иткән Яңа Кенәр мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нигъмәтуллина Ләйсән язучы иҗатын яшь буынга тапшыру максатыннан башкарган эшләре белән таныштырды. Кичәнең мөхтәрәм кунагы Рөстәм Төхфәтуллин  әтисе  белән булган истәлекләр  турында сөйләде, сорауларга бик теләп җавап бирде, әтисе иҗатын мәңгеләштерүдә булган яңалыклар белән таныштырды. Гаилә дуслары, үзенең гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган педагог-остаз, “Каурый каләм” әгъзасы Файзрахманова Халидә гаилә тарихы истәлекләре белән бүлеште. Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, озак еллар “Казан арты” тарих-этнография музеен җитәкләгән хөрмәтле остазыбыз Гарипов Шәфигулла Рафаил Төхфәтуллин иҗатына, аның үзенчәлекле уңышлы ягына үз фикерләрен әйтте, туган як матурлыгын, туган як җылысын, хезмәт кешесенә хөрмәт, олылау темасына язылган әсәрләрнең мәңгелек булуын ассызыклады.

Әдәби кичә ахырында китапханә директоры  Дәүләтбаева Лилия Нурулла кызы язучының улы Рөстәм Төхфәтуллинга, кичәдә катнашучыларга, килгән кунакларга  ихлас рәхмәт хисләрен, изге теләкләрен җиткерде.