Центральная библиотека

“Исеме калды данга күмелеп!”

                                                                                                       Үзең турында уйлама, илең турында уйла,

Илең турында уйласаң, гомерең озын була...

                                     Фатих Кәрим

   Бүген, татар халкының каһарман шагыйре Фатих Кәримнең тууына 115 ел тулу уңаеннан китапханәбездә “Исеме калды данга күмелеп!” дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Чарага Арча шәһәренең В. Ф. Ежков исемендә 1 нче номерлы  урта мәктәбенең 8 нче б сыйныф укучылары, шагыйрь иҗатына гашыйк китап сөючеләр килде.

     Кичәне уздыруның максаты: патриот шагыйрь Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты белән яшь буынны таныштыру; шагыйрьгә карата тирән ихтирам хисләре уяту; Ватан сагында торган, туган иле өчен гомерен биргән татар улы белән горурлану хисләре тәрбияләү иде. Әдәби чарада патриот шагыйрьнең үлемсез кабатланмас шигырьләре, поэмалары белән танышу кичә кунакларында бик җылы тәэсир калдырды. Әдәби кичәгә хөрмәтле педагог-остаз, үзенең гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мөгаллимә, “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы Халидә Фәйзрахманова Ф. Кәрим иҗатының  күпкырлылыгын, әдәбият өлкәсендә югары бәяләнүен ассызыклады. Укучыларда патриотик хисләр тәрбияләүдә, кыю, батыр булуда шагыйрь әсәрләренең зур тәрбияви нигезгә ия булуын әйтте. ”Пионерка Гөлчәчәккә хат”, ”Кыңгыраулы яшел гармун”, ”Ватаным өчен!”, ”Гармунчы аю белән җырчы маймыл” әсәрләрен яттан сөйләп күрсәтте. Укучыларга, килгән кунакларга үзенең матур теләкләрен, яхшы киңәшләрен бирде. Арчаның 11 нче номерлы балалар бакчасыннан Зөлфия Вәлиева зур осталык белән  шагыйрьнең “Ант” шигырен яттан сөйләп тамашачылар күңеленә үтеп керде. Китапханәче Илсөяр Яхина “Разведчик язмалары” повесте белән таныштырды, әсәрдән тетрәндергеч өзекне укыды, бу әсәрне китап сөючеләрнең үзләренә тулаем укырга тәкьдим итте.

Бүген уздырылган әдәби чара батыр йөрәкле татар улына, мәхәббәт җырчысы патриот шагыйрь Фатих Кәримне онытмавыбызга, аның иҗатын зурлавыбызга, хөрмәтебезгә, үзебездән соңгы буыннарга тапшырырга әзер булуыбызга бер дәлил булса иде.