Центральная библиотека

"Раштуа алдыннан могҗизалар"

Раштуа бәйрәме кысаларында 10 "Б" сыйныф укучылары "Раштуа алдыннан могҗизалар" бәйрәм программасында катнаштылар. Китапханәче аларга якты бәйрәмнең тарихы, аның традицияләре һәм символлары турында сөйләде.

Балалар уеннарда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, чын күңелдән яңа 2024 елга теләкләрен әйттеләр һәм җырлар җырладылар.