Центральная библиотека

"Батырлык ул- рухи матурлык!"

    Бүген китапханәдә Ватан Геройлары һәм Билгесез солдат көнен билгеләп үтү максатыннан, "Батырлык ул - рухи матурлык!"дигән батырлык сәгате узды. 

  Уздырылган  чарага Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте каршында эшләп килүче эзләнү отряды җитәкчесе Илхам Борхан улы, берничә тапкыр Украинада барган хәрбия операциядә катнашучыларга  халыктан җыелган гуманитар ярдәмнәрне кайнар нокталарга илткән, үзләре дә яшь вакытларында Әфган җире, Әфган  халкы тынычлыгы өчен сугышларда катнашкан Фаяз  Әхмәдуллин, Илнур  Яруллин, махсус хәрби операция барган зонада булып, 10 көн дәвамында шунда булган куркыныч хәлләрнең шахитләре Ташкичү авылыннан Гөлфия Мәгьсүмова, Тәнзилә Вәлиева, Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте студентлары, “Каурый каләм” иҗат берләшмәсе әгьзалары чакырылган иде. Чарада батырлык турында сөйләшеп, батырлык эшләү кайда, кайчан башлана дигән сорауга җавап эзләнде. Чакырылган кунаклар үз күзләре белән күргән хәлләрне, кыскача башкарган эшләр турында  сөйләделәр. Илхам Борхан улы җитәкләгән эзләнү отрядының бәяләп бетергесез хезмәтләр башкаруына сокландык. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның кайда җирләнүе турындагы хәбәрләрне туганнарына җиткерүчеләр алар. Фаяз Әхмәдуллин, Илнур Ярулиннарның  тыныч тормышта да, хәрби операциядәгеләргә күрсәткән ярдәмнәрен санап бетерерлек түгел!  Сөйләшүләр алар әзерләп алып килгән видеосюжетлар белән бәйләнеп барды. Махсус хәрби операция барган урыннарда төшерелгән кадрлар “Илнур-Зөһрә” студиясендә яздырылып халыкка күрсәтелүе  үзе бер соклангыч хезмәт. Чыгышларны тыңлап күңелләр нечкәрде, тәвәккәл, кыю, батыр йөрәкле райондашларыбызга соклану, хөрмәт хисләре  артты. Батырлык сәгатен Фарук Хәйретдинов үзенең патриотик рухтагы җырлары белән бизәде. Каурый каләм әгьзалары Халидә Вафина, Марсель Шәрәпов, Фәрит Минхәеров илдә барган тынычсыз вәзгыятькә, патриотлык, Ватан алдындагы бурычны үтәүгә карата язылган иҗат җимешләре белән уртаклаштылар. Талант иясе Халидә Вафина хәрби операциядә бер аягын югалткан укучысына язылган шигырен укыгач күзләр яшьләнде. Чарада катнашкан һәркем яшь буынга үзләренең киңәшләрен бирде. ”Батырлык - рухи матурлык” дип исемләнгән чарада катнашучылар күңел байлыгы,  кызыксынган сорауларына җавап алдылар. Тынычлык кадерен  белергә, батырлык эшләргә курыкмаска, Ватан алдындагы бурычыңны үтәүдә үзеңнән көч табарга кирәклекне аңладылар.