Центральная библиотека

"Мөнәҗәтләр - халкыбызның җан авазы"

Бүген китапханәбездә “Мөнәҗәтләр – халкыбызның җан авазы” исемле кичә узды. Кичәгә Арча районы мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллинның ярдәмчесе Айдар хәзрәт Сафиуллин, өлкән буын вәкилләре, Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте студентлары килгән иде.

Уздырылган чара барышында мөнәҗәтләр тарихы, аларның фәнни яктан өйрәнелеше, гомумтөрки шагыйрьләр иҗатында киң кулланылуы турында мәгьлүмат бирелде. Мөнәҗәт башкаручы осталар тарафыннан төрле теманы яктырткан мөнәҗәтләр яңгырады. Наласа авылы китапханәчесе Сабирҗанова Гөлчәчәк “Җомга мөбәрәк булсын”, “Раббыга мәдхия”, Үзәк китапханәнең лаеклы ялдагы хезмәткәре Кашшапова Мәрьям апа “Сабырлык”, Симетбаш авылыннан мәдәният хезмәткәрләре Шәрәфиева Ризилә һәм Гарипова Гүзәл “Әлвәдәгь” мөнәҗәтен башкардылар. Районыбызның мөхтәрәм ак әбисе, олы хөрмәткә лаек остазыбыз Фәтхуллина Рая Ахун кызы  үзенең балачак тормышындагы ятимлек ачысы турында сөйләп, “Толлар ачысы “ дип аталган мөнәҗәтен башкарды. Яшь буынга  үзенең үтемле киңәшләрен бирде. Үзенең гомер юлын балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган  остаз-укытучы, төрле дәрәҗәдәге мөнәҗәт әйтү бәйгеләрендә җиңү яулаган Чиканас авылыннан Вафина Халидә Фоат кызы “Дин гыйлеме – татлы җимеш!” мөнәҗәте белән күңел түрләренә кереп калды. Кичәдә ир-егетләрдән Кышкар авылыннан Хәйретдинов Фарук Минхаҗ улы да катнашты. Сәнгать дөньясында янып яшәгән, моңлы тавыш иясеннән мөнәҗәт тыңлау бәйрәм кичәсенә яңа бер  төс, җылылык бирде..

Килгән кунаклар, тамашачылар халык башкаручыларыннан тыш, мөнәҗәтләрне профессионал артистлар һәм музыкантлар  башкаруы турында да белүләрен күрсәттеләр. ”Ялан аяклы кыз” фильмыннан өзек карап, мөнәҗәт башкаручы артистларның исемнәрен атадылар.

Мөнәҗәтләр кичәсендә катнашкан һәркем җанына тынычлык, иманына ныклык, күңеленә яктылык алгандыр дип ышанабыз. Җан авазы буларак әйтелгән мөнәҗәтләр бер яктан бик яхшы тәрбия чарасы булса, икенче яктан тарихыбызның иң аяусыз һәм гарасатлы елларын онытмаска, кадерләп сакларга кирәклекне аңлаталар. Сагыш, моң тулы чишмәдәй агылган тавышлы  мөнәҗәт әйтүчеләребез күбрәк булса иде!