Центральная библиотека

"Сүзлекләрне ачыйк!"

22 ноябрь көнне Үзәк китапханәдә “Сүзлекләр һәм Энциклопедияләр көне”нә багышланган дәрес-практикум узды. Чарада Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенең беренче курс студентлары катнашты.

Китапханәче балаларны бай белешмә әдәбият фонды, әлеге датаның барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Сүзлекләрнең энциклопедияләрдән ни белән аерылуын аңлатты. Төрле сүзлекләрне дөрес куллану буенча укучылар белемнәр алдылар. Алган белемнәрне ныгыту максатыннан студентлар сүзлекләр ярдәмендә биремнәрне үтәделәр.

Укучылар үзләрен грамоталы һәм белемле кешеләр итеп күрсәттеләр. 

Чара ахырында китапханәче дәрестә катнашучыларга сүзлекләрдән һәм энциклопедияләрдән ешрак файдаланырга тәкъдим итте, чөнки алар сөйләмне бай, тәэсирле һәм матур итәргә ярдәм итүен ассызыклады.