Центральная библиотека

“Язмышка әйләнгән хезмәт”

21 ноябрьдә Арча үзәк китапханәсендә “Язмышка әйләнгән хезмәт” дип исемләнгән кичә узды. Кичәнең төп кунагы - халык мәгарифе отличнигы, ТАССРның атказанган укытучысы, рус теле һәм әдәбияты белгече, педагогик хезмәт ветераны Камалетдинова Сания Сибгатулла кызы.

Кичәгә аның төрле елларда эшләгән хезмәттәшләре, туганнары, дуслары, укучылары, Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте студентлары чакырылган иде. Шулай ук чарага педагогның тормыш юлын яктырткан презентация һәм «Педагог не звание, педагог - призвание!» исемле китап күргәзмәсе әзерләнде.

Сания Сибгатулла кызы Арча районында бик танылган кеше. Аның хезмәт стажы 60 ел тәшкил итә. Ул Арчаның 2нче мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы, аннары Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә хезмәт куя. Югары уңышлары һәм мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен Сания Сибгатулла кызы төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек була. Хөрмәтле педагог һәм остаз өчен иң мөһиме, якыннарының, укучыларның һәм хезмәттәшләренең мәхәббәте, ихтирамы һәм ихтибары.

Кичә якты истәлекләргә, җылы сүзләргә, матур җырларга бик бай булды. Хезмәттәшләре, якыннары хөрмәтле Сания Камалетдинованы зурлап чәчәкләргә күмделәр.