Центральная библиотека

"Җан тамчыдан яктылык җыя"

16 ноябрьдә Үзәк китапханәнең Виртуаль концерт залында Халыкара толерантлык көне уңаеннан районкүләм "Җан тамчыдан яктылык җыя" исемле социаль видеороликлар бәйгесенә багышланган фикер алышу узды.

Чарада В. Ф. Ежков исемендәге Арчаның 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары катнашты. Эшләр дүрт номинациядә тәкъдим ителде:

1. «Взгляни на мир глазами доброты»;

2. «Мой любимый и родной город»;

3. «Библиотека – территория толерантности»;

4. «Я ценю культуру и историю людей вокруг себя».

Фикер алышу сорау белән башланды: «Кешегә хәзер толерант булу өчен нинди сыйфатлар җитми?» Балалар кешенең иң матур сыйфатларны тактага язып куйдылар. Аннары бәйгегә җибәрелгән эшләрне карадылар (социаль видеороликлар), чарада катнашучыларның барысы да күп нәрсәләр турында уйланды, үзләренең дөньяга карашын үзгәртте.

Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады һәм толерантлык темасына әсәрләрдән өзекләр укыды. Алга таба балалар уенда катнаштылар, әйләнә-тирә дөньяга карата яхшы мөнәсәбәтләр чагылдырган  үз тормышларыннан вакыйгалар  сөйләделәр.

Бәйгедә җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бәйге нәтиҗәләре:

«Взгляни на мир глазами доброты» номинациясе

1 урын - Сабирҗанова Гөлчәчәк, Наласа авыл китапханәчесе

1 урын - Әхмәтҗанова Адилә, Арча Укучылар сарае методисты

2 урын - Мотыйгуллина Василә, Курса-Почмак авыл китапханәчесе

2 урын - Мәҗитова Илсөя, Арчаның 6 нчы мәктәбенең 10 сыйныф укучысы.

3 урын - Мөбарәкшина Лия, "Шатлык" Арча балалар бакчасының музыка җитәкчесе

3 урын - Зәйнетдинова Мөршидә, Штерә авыл китапханәчесе

 «Библиотека – территория толерантности» номинациясе

1 урын - Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Гыйләҗетдинов Рәсим

 «Я ценю культуру и историю людей вокруг себя» номинациясе

1 урын - Яңа Кенәр балалар иҗат йорты педагогы Фазылҗанова Лилия

2 урын - Капралова Любовь, 1 нче шәһәр китапханәсе китапханәчесе.