Центральная библиотека

"Литература в тренде"

Бүген Үзәк китапханәдә яшүсмерләр арасында китап укуны пропагандалау буенча "Литература в тренде" исемле ирекле микрофон узды. Бу очрашуда катнашучылар күп файдалы мәгълүмат алдылар.

 Бу чара китапханәчеләр тарафыннан М. Лотфуллин исемендәге 2 нче номерлы мәктәп укучысы Юлия Трофимова белән берлектә оештырылды. Ул “Роль книги в формировании личности” дигән проекты өстендә эшли.

Чара башында китапханәче укучылар өчен иң күп укыла торган китаплары буенча библиофрэш үткәрде. Юлия үз проекты кысаларында балалар өчен викторина үткәрде, аның сорауларына алар җавап бирделәр.

Чараның йомгаклау өлешендә катнашучылар китап һәм китап уку турында видеоролик карадылар.