Центральная библиотека

"Шәжәрәләр - халкыбызның тарихи хәтере"

Кеше җирдә ни өчен яши? Ул үзе турында киләчәк буынга якты истәлек калдырырга тырыша. Бу фикерне алга сөреп, 26 октябрь, Россия күләмендә Шәҗәрә мәдәнияте көне уңаеннан, китапханәбездә  үсеп килүче яшь буында туган телебезгә, милли гореф-гадәтләребезгә, нәсел җепләрен барлап үз шәҗәрәләрен төзүгә кызыксыну уяту максатыннан, шәҗәрә ясау буенча осталык дәресе узды.

Чарага кунак итеп Казан шәһәре “7 поколений“ генеология үзәгенең проектлар җитәкчесе Фәйзрахманов Рүзәл Рафис улы, Арча шәһәренең “Йолдыз” портьер салоны җитәкчесе, үз шәҗәрәсен булдырган Җәләева Йолдыз Фидәил кызы чакырылган иде. Тамашачы буларак  Арча 2 нче номерлы урта гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары, урта һәм өлкән буын кешеләре катнашты. Рүзәл Рафис улы  шәҗәрәләр төзүдә бик бай, кызыклы теоритик мәгълүмат бирсә, Йолдыз Фидәил кызы үзе төзегән шәҗәрә белән таныштырды. Чыгышлар барышында тамашачылар тарафыннан күп төрле сораулар бирелде. Шәҗәрә төзү эшендә чарада катнашучы һәркем үзе өчен бик бай мәгълүмат алды. Очрашуда  Аглиев Вагыйз үзе гармунда уйнап җырлап музыкаль бүләк ясады. Районыбызның шәҗәрәләр төзү осталары Фәрит Фаруг улы һәм Венера Альтаф кызы тамашачыларга үзләренең киңәшләрен бирделәр, ярдәм кирәк булган очракта булышырга әзер булуларын җиткерделәр. Арча муниципаль районы хатын-кызлар советы рәисе Альмира Мидхәт кызы бу чараның бик тә кирәкле, файдалы булуын ассызыклап узды, кунакларга һәм оештыручыларга ихлас рәхмәтләрен җиткерде.