Центральная библиотека

"Студентлар өчен табигый, гуманитар фәннәр китаплары"

Бүген Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте студентлары китапханә дәресендә "Студентлар өчен табигый, гуманитар фәннәр китаплары" темасында ни өчен китапханәгә йөри башлауның 10 төп сәбәбен белделәр. Китапханә хезмәткәре балаларга өлкәннәргә хезмәт күрсәтү бүлеге заллары буйлап кызыклы экскурсия үткәрде, бай китап фонды белән таныштырды, киләчәктә педагогик эшчәнлектә аларга ярдәм итәчәк әдәбиятка аерым басым ясады.