Центральная библиотека

«Китапханәнең мәгълүмат ресурслары: энциклопедия, белешмәлек, сүзлекләр, вакытлы басмалар, каталоглар һәм картотекалар»

Бүген чираттагы китапханә дәресендә Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенең 1 курс студентлары катнашты. Дәрес «Китапханәнең мәгълүмат ресурслары: энциклопедия, белешмәлек, сүзлекләр, вакытлы басмалар, каталоглар һәм картотекалар» темасына багышланган иде.

Китапханә дәресенең бурычы – студентларны китапханә мөмкинлекләреннән даими рәвештә файдаланырга, белешмә-библиографик әдәбият белән эшләргә өйрәтү, кирәкле мәгълүмат эзли белү. Очрашу өлкәннәргә хезмәт күрсәтү бүлеге буенча экскурсиядән башланды: абонемент, уку залы, туган якны өйрәнү кабинеты, яшьләр зонасы. Китапханәче сөйләгәннәрдән балалар Арча үзәк китапханәсенең мөмкинлекләре турында белделәр.