Центральная библиотека

«Гүзәллеккә багышланган тормыш»

Бүген Үзәк китапханәдә «Гүзәллеккә багышланган тормыш» исемле кичә узды. Батршина Фирая Мөхәммәтҗановна – районда һәм республикада танылган педагог, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, музыкант-профессионал, аккомпаниатор. Ул Арча районының музыка культурасын үстерүгә зур өлеш кертте һәм «Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман» проектында катнашты.

Арча педагогика көллиятендә озак еллар бергә эшләгән И.Ә. Сәгъдиевтан, Ә.Ш. Һатмиевадан, укыткан укучыларыннан кунагыбызга бик күп җылы сүзләр, изге теләкләр, рәхмәт сүзләре әйтелде. Музыкаль бүләк булып “Язгөл” вокаль һәм “Рус җыры” халык вокаль ансамбльләре башкаруында җырлар яңгырады, шулай ук үзешчән шагыйрә Л. Н. Васильева үзе иҗат иткән шигырләрен укыды.

Яңгыраган җырлар, шигырьләр һәркемнең күңеленә хуш килде һәм җылы аралашуга әверелде.