Центральная библиотека

"Сезнең йортыгызга тынычлык телим: Россия халыкларының традицияләре һәм гореф-гадәтләре»

Бүген Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Үзәк китапханәнең Виртуаль концерт залында Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенең 1 нче курс студентлары өчен әдәби-музыкаль сәяхәт узды.

Татарстан - Россиянең иң күп милләтле территорияләренең берсе. Һәр халык уникаль һәм дөньяга үз мәдәниятенең бер өлешен бүләк итә. Бу хакта балаларга алдагы видеоролик күрсәтелде.

Чара электрон презентация белән үрелеп барды, һәр җавапка текст, аудио һәм видеоматериал формасында белешмә-мәгълүмат бирелде. 

Студентлар викторинада актив җавап катнаштылар һәм бу өлкәдә белемнәрен тикшерделәр. Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән «Ручеёк» һәм «Йөзек салыш» милли уеннары сәяхәтнең якты бизәге булды.

Чара ахырында алып баручы «Диалог культур во имя мира и согласия» исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.