Центральная библиотека

“Сәлам, Алиса! Өлкән яшьтәге кешеләр өчен файдалы гаджетлар”

Бүген Үзәк китапханәдә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында “Сәлам, Алиса! Өлкән яшьтәге кешеләр өчен файдалы гаджетлар” исемле файдалы мәгълүмат сәгате узды. Яшь барган кешеләрнең физик мөмкинлекләре үзгәрә. Шуңа күрә безнең сөйләшү олы кешенең яшәү рәвешен җиңеләйтүче гаджетлар турында барды. Чара кунаклары файдалы гаджетларны куллану тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Чарадан соң тамашачылар Интернет һәм файдалы гаджетлар темасына әдәбият белән китап күргәзмәсе белән кызыксынып, тулырак танышу өчен өйгә китаплар алдылар.