Центральная библиотека

"Яшьлектә кунакта"

Бүген китапханәбездә өлкәннәр көне хөрмәтенә “Яшьлектә кунакта” дигән музыкаль чара үтте. Лаеклы ялдагы апа-абыйлар, әби-бабайлар, ветераннар советы әгьзалары безгә кунакка килде. Өлкәннәребез белән рәхәтләнеп җырладык, биедек, шигырьләр сөйләдек, совет чоры киноларыннан өзекләр карап хәтеребезне яңарттык. Шулай ук яшьлек чоры җырларын баянга җырлап рәхәтләнеп ял иттек. Үзе дә өлкән яшьтәге районыбызның атаклы гармунчысы Ф. М. Гасыймов өздереп уйнаган көйләр күңелләрне айкады, яшьлеккә алып кайтты.Татар халкының “Йөзек салыш” уенын кунакларыбыз бик яратып уйнадылар. Рус халкының “Повтори за мной” уены да бик кызыклы узды. Китапханә коллективы башкаруында төрле халыклар биюләре күрсәтелде. Биюләр татарча күмәк бию белән дәвам ителде. Ветераннар советы рәисе Р. Ш. Хәмидуллина  китапханә эшен югары бәяләре, өлкәннәрне мондый кичәләргә иптәшләрен дә алып килергә чакырды. Лаеклы ялдагы татар теле һәм әдәбияты укытучысы барлык өлкәннәр исеменнән  Г. Г. Йосыпова кичә ахырында китапханә коллективына ихлас  рәхмәтләрен әйтте, иҗат уңышлары теләде. Килгән кунакларга якташыбыз Сания Әхмәтҗанованың “Язмышлар тәкыясы” истәлек итеп бүләк ителде. Яшьлек дәртен югалтмыйча, тазалыкта, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын дигән изге теләктә кичә тәмам булды.