Центральная библиотека

"Бәйрәмегез белән, хөрмәтле Өлкәннәребез!"

Көзләр җитеп, табигать үзенең бар муллыгын табыннарга куйган, бар матур төсләрен безгә бүләк иткән бер мәлдә без өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Бүген без дә шушы бәйрәм ункөнлеге кысаларында, Арча шәһәренең Арча өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортка концерт программасы белән бардык. Әзерләнгән программабызны бу йортта яшәүчеләрнең  күңелләрен  азга гына булса да  ял иттерү, рәхәтлек бирерлек итеп төзергә тырыштык. Безгә Арча гуманитар-техник техникумы укучылары кушылу бәйрәм программасына тагын да тулылык бирде. Кызлар башкаруында грузин,заманча биюләр, җырчы егет җырлавы өлкәннәр күңеленә хуш килде. Бәйрәм программасы матур шигырьләр, котлау теләкләре белән җанлы итеп  алып барылды. Китапханә кызлары тарафыннан мәгьнәви театраль күренеш тә күрсәтелде. Коллектив башкаруында “Биюләр тәкыясы” (төрле милләт биюләре: рус, татар, мари, башкорт) күрсәтү дә бик уңышлы чыкты. Аннан соң барыбыз бергә күмәк татар халык биюен башкардык. Яшьлек җырларын бергәләп җырлап утыру да өлкән буынга бик ошады. Соңыннан алып килгән күчтәнәчләрне тараттык. Бергәләп истәлеккә фотога төштек. “Тагын килегез, озак тормагыз” - дип калдылар, интернат-йортта яшәүчеләр. Ә без бик тиздән тагын килергә сүз бирдек. Бу йорттан кузгалып киткәндә йөрәкне шатлык хисләре дә, шул ук вакытта моңсулык та биләп алды. Шатлык хисләре язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә азга гына булса да ял бүләк итүдән, өлкәннәрнең, инвалидларның шундый бар мөмкинлекләр булган шартларда яшәвеннән сөенеп булса, моңсулык аларның күзләреннән күчкәндер кебек тоелды. Күзләрдә бар дөнья хәсрәте сыйган моңсулык шул!

Без китапханә хезмәткәрләре белән бу йөртта яшәүчеләрнең җанына ял бирердәй тагын ниләр эшләп булыр дигән уйлар, планнар белән китапханәбезгә кайттык.