Центральная библиотека

"Үзем сайлаган язмыш"

Бүген безнең китапханәбездә районыбыз горурлыгы булган  сәхнә йолдызы Фәнис Җиһанша кунакта булды. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының актеры, Татарстанның атказанган һәм халык артисты, Россиянең кинематографистлар берлеге әгъзасы, Марсель Сәлимҗанов премиясе лауреаты Фәнис Рәдиф улы Җиһаншин белән очрашу кичәсенә театр сөюче тамашачылар, районыбыз китапханәчеләре, Арчаның 10 нчы  номерлы  балалар бакчасыннан бер төркем балалар һәм аларның тәрбиячеләре килгән иде.Очрашу кичәсе  анда катнашкан һәркем күңелендә бик җылы тәэсир калдырды. Чын артистка бүләккә бакча балалары бик эчтәлекле тамаша әзерләгәннәр. Нәни балаларның ихластан уйнаган тамашалары кичәгә тагын бер якты җылылык өстәде. Артист абыйлары аларга үзенең матур теләкләрен әйтте, иҗат уңышлары теләде, тәмле күчтәнәчләр бүләк итте. Очрашу кичәсендә Фәнис Җиһанша иҗаты турында сөйләде, сорауларга эчкерсез җавапларын бирде, татар классикларының шигырьләрен укыды. Сәхнә йолдызы күңеленнән чыккан нур, җылы дулкын белән барган очрашу кичәсе сизелми дә ахырына якынлашты.

 Очрашудан соң хөрмәтле якташыбыз, бүгенге көн татар дөньясының алыштыргысыз сәхнә йолдызы булган Фәнис Җиһаншаның очраклы гына артист профессиясен сайламавын, чыннан да үзе сайлаган язмыш булуына инандык. Якташыбызга очрашу бүләк иткәне, бәяләнмәс хезмәтләре, кешеләр күңеленә үтеп кереп, искиткеч образлар тудыруы, безнең районыбыз горурлыгы булуы өчен олы рәхмәтләребезне белдердек. Үзе  сайлаган язмышта алга таба да кабатланмас сәхнә образлары тудырып, үзен  гел бәхетле тоеп, гаилә тигезлегендә, мәхәббәттә, хөрмәттә яшәргә язсын дигән изге теләкләр юлладык.