Центральная библиотека

"Мәктәп системасы: "йомшак" яклар нинди?"

                                                                                                                                               Бәйрәм алды чаралары

                                                                                                                                               Кара- каршы ток-шоу

    Менә берничә көннән укытучыларның профессионал бәйрәмнәре булачак. Без барыбыз да үзебезнең хөрмәткә лаек укытучыларыбызны бәйрәм  белән котлап, изге теләкләребезне юллаячакбыз.  Бүген без дә, бәйрәм алды көннәрендә, өлкән буын остаз-укытучыларыбыз, яшь буын педагоглар, Г. Тукай исемендәге педагогика көллияте студентлары белән берлектә китапханәбездә кара-каршы сөйләшү - ток-шоу уздырдык. Чакыруга өлкән буын остаз-укытучыларыбыз, педагогларыбыз И. Г. Сәгьдиев, Ш. З. Гарипов, озак еллар үзенең гомерен балалар бакчасына багышлаган Ф. Д. Гыйззәтуллина  килгән иде. Шулай ук очрашуга Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Ә. Г. Төхфәтуллина, Арча шәһәренең күппрофилле Г. Курсави исемендәге лицей директоры М. З. Ильясов, Арча муниципаль районының “Алдынгылар хәрәкәте” Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе Советы рәисе Л. Ю. Ильина килү күтәрелгән проблемалы  сорауларга җаваплар табуда, фикер уртаклашуда бик уңышлы булды. Сөйләшүләр, фикер алышулар  бүгенге көн мәгариф системасында уку-укыту, тәрбия процессында алда торган күп төрле сорауларга җаваплар эзләп карауга юнәлдерелгән иде. Күтәрелгән тема: ” Мәктәп системасы: “йомшак" яклар нинди?" дип аталды. Килгән кунаклар, яшь буын кадрлар кытлыгы мәсьәләсенә карата фикерләрен әйттеләр, милли кадрларны ничек хәзерләргә, үз телебезне, үз мәдәниятыбызны, үз тарихыбызны  ничек саклап калу юлларына үңышлы дип санаган эш төрләрен, фикерләрен тәкьдим иттеләр. Атаклы мәгьрифәтчеләребез К. Насыйри, Ш. Мәрҗәни, Р. Фәхретдинов, һ.б. әйтеп калдырган сүзләрнең, тәрбия алымнарының  бүген дә актуальлеген югалтмавын бер тавыштан хупладылар.Балалар бакчасы белән мәктәп арасындагы  уртак эшчәнлекнең  мәктәпкә аяк баскан бала өчен бик тә кирәкле һәм әһәмияте зур булуын атадылар. Арчаның 10 нчы номерлы балалар бакчасы мөдире Фәния Данил кызы үзенең озак еллар педагогик эшчәнлегеннән чыгып күп төрле мисаллар китерде. Мәктәп, ата- аналар белән бәйле рәвештә башкарган эшләрен атап узды. Л. Ю. Ильина районыбызда “Алдынгылар хәрәкәте “ буенча нинди эшләр башкарылуын, аның нигезендә әлбәттә пионер, комсомол оешмалар эшчәнлеге ятуын ассызыклады. Заманча үзгәрештә бу хәрәкәтнең уңышлы гына эшләп китүен әйтте.Алга таба нәтиҗәләре матур булачагына өмет уятты. Ә.  Г. Төхфәтуллина яңа гына студент статусы алган студентлар  алдында килеп туган  авырлыклар,каршылыклар турында сөйләп узды. Яшьләргә кыюрак адымнар белән алга атларга, тырыш булырга, куйган максатларына кыю барырга дигән киңәшләрен бирде. Г. Курсави исемендәге күппрофилле лицей директоры Максим Зиннур улы лицей, андагы белем бирү тәртибе, таләпләр. Укучылар өчен өстен, файдалы яклары белән таныштырды. Булачак педагогларны үзләрендә эшләргә чакырды. Студентлар да үз чиратында  бик теләп мондый лицейларда эшләргә теләүләрен әйттеләр. Бүгенге чарада алдагы Укытучылар көне бәйрәме белән котлап матур теләкләр әйтелде, шигырьләр укылды. Үзе дә педагог профессиясен сайлаган Зөлфирә Зарипова башкаруында матур җырлар чарага тагын да җылылык өстәде, күтәенке кәеф бирде. Кичә ахырында килгән кунакларга бәйрәм хөрмәтеннән истәлеккә китаплар бирелде. Бүгенге чараны искә төшереп тору өчен бу бик кадерле бүләк булыр дип уйлыйбыз.

   Гомумән, бүгенге кара-каршы сөйләшүгә, фикер алышуга корылган кичә бик матур, югары дәрәҗәдә узды. Чарада катнашуларның барысына да файдалы булды.