Центральная библиотека

"Ул халык тарихын язган"

Бүген Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1 нче урта мәктәбе егетләре һәм кызлары бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстойның тууына 195 ел тулу уңаеннан әдәби викторинага җыелдылар. Алар мәктәп программасыннан узган уку материалын кабатладылар, язучының тормышыннан кызыклы фактлар белделәр, әдәби геройларны һәм кайбер әсәрләрнең сюжетларын искә төшерделәр.  

Балалар, викторина сорауларына җавап биреп, әдәбият буенча бик яхшы белемнәр күрсәттеләр.

«Мир Льва Толстого» исемле китап күргәзмәсендә язучының әсәрләре һәм журналлардан мәкаләләр тәкъдим ителде.