Центральная библиотека

“Ак күңелгә – ак теләкләр”

Бүген китапханәбездә "Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман" проекты кысаларында, Педагог һәм остаз елы уңаеннан, районыбызның Шәрәфле гражданины, 43 ел педагогик стажы булган әйдәп баручы педагог, хезмәт ветераны, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, “Ел хатын-кызы” республика күләм конкурсында җиңүче, Мөслимәләр берлеге җитәкчесе, Арча мөхтәсибәтендә укыту эшләре буенча җитәкчесе, “ТАССРның 100 еллыгы”, Татарстан Диния Нәзарәтнең “Бердәмлек” медале иясе, Арча районының шәрәфле гражданнары Мактау тактасында сүрәте эленеп торучы Рая Фәтхуллина белән очрашу булды.
Кичә дәвамында Рая Ахуновна үзенең гомер буе күргән-кичергәннәре белән уртаклашып, киңәшләрен бирсә, бездән чын йөрәктән чыккан хөрмәт, ак теләкләребезне кабул итеп алды.
“Ак күңелгә – ак теләкләр“ кичәсенең җылы хатирәсе күңелләрдә озак сакланыр. Тарих битләренә матур истәлек булып кереп калыр.